Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр килә. Өч машинаның да номерлары - Чуваш...

Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр килә. Өч машинаның да номерлары - Чуваш Республикасыныкы.

Урынга килгән 126нчы янгын-коткару хезмәте янгын сүндерүчеләре зыян күрүчене машинадан чыгара һәм автомобильләрнең аккумуляторларын өзә.

Нәтиҗәдә, өч машинаның да шоферлары төрле тән җәрәхәтләре ала.

Агентлык мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләрнең барысына да операция ясала. Бер бала - республика балалар хастаханәсендә реанимациядә, тагын өч бала һәм бер өлкән яшьтәге кеше Йошкар-Ола шәһәр сырхауханәсенә озатылган.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев