Питрәчтә юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән (ФОТО)
Киров өлкәсе Нократ Аланыннан килгән "Лада" йөртүчесе һәм өч аның пассажиры Казан - Шәмәрдән юлының 39нчы чакрымында Ленино-Кокушкино авылы янында "Шевроле" белән бәрелешүдән зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт зыян күрүче булуы турындагы хәбәр...
Киров өлкәсе Нократ Аланыннан килгән "Лада" йөртүчесе һәм өч аның пассажиры Казан - Шәмәрдән юлының 39нчы чакрымында Ленино-Кокушкино авылы янында "Шевроле" белән бәрелешүдән зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт зыян күрүче булуы турындагы хәбәр Питрәч районының 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген 8 сәгать 4 минутта алынган. Авария булган урынга Ленино-Кокушкино янгын сүндерүчеләре юнәлгән.
Коткаручылар "Лада"дан 25 яшьлек йөртүчесен һәм өч пассажирын чыгарып, дүртесен дә ашыгыч ярдәм медиклары Казан Травматология үзәгенә озаткан.
Янып китмәсен өчен, машиналарның аккумуляторларын сүндергәннәр. Өстәмә мәгълүматлар ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев