Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

“Платон” системасы: акчалар Татарстанга булырмы?

Россиядә 2015 елның 15 ноябреннән башлап "Платон" системасы гамәлдә. Әлбәттә, бу программадан Татарстан да читтә кала алмый. Биш ай эшләү нәтиҗәсендә әлеге система ярдәмендә республикада 287 миллион сум акча җыелган. Төбәкләр рейтингында Татарстан дүртенче урынны били. "Платон" системасы "плати за тонну", ягъни тонна өчен түләү дигәнне аңлата. Узган елдан башлап...

Россиядә 2015 елның 15 ноябреннән башлап "Платон" системасы гамәлдә. Әлбәттә, бу программадан Татарстан да читтә кала алмый. Биш ай эшләү нәтиҗәсендә әлеге система ярдәмендә республикада 287 миллион сум акча җыелган. Төбәкләр рейтингында Татарстан дүртенче урынны били.


"Платон" системасы "плати за тонну", ягъни тонна өчен түләү дигәнне аңлата. Узган елдан башлап авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналары федераль трассаларда йөргән өчен акча түләргә тиеш. Бу акчалар гомуми кулланылышта булган автомобиль юлларына китерелгән зыянны каплаячак. Йөк ташучылардан җыелган акча федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларына тотылырга тиеш.


Авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналары "Платон" системасы буенча түләүне ике ысул белән башкара ала. Аларның берсе - маршрут картасы, икенчесе - борт җайланмасы. Федераль трассада бер чакрым узган өчен башта 3 сум 73 тиен күләмендә түләү билгеләсәләр, алга таба ул бер чакрым өчен 1 сум 53 тиенгә калды. Җыелган акчаларның бер өлеше Россия Юл фондына җибәрелергә тиеш.


Әйтергә кирәк, бу юлы да Татарстан алдынгы төбәкләрнең берсе булды. "Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында "Платон" системасын кулланучылар арасында алдынгы урынны били. Анда теркәлүчеләрнең саны 98 процентка җитә", - ди "Платон" системасының операторы - «РТ-Инвест Транспортные Системы» ширкәте генераль директоры Александр Советников.


Быелның апрелендә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин журналистлар белән очрашуда республикабызның "Платон" системасы буенча җыелган акчага Мамадыш районының Соколка авылы янында Чулман елгасы аша күпер кичүе төзергә җыенуын белдергән иде. Казанга килгән Россия транспорт министры Евгений Дитрих тә бу тәкъдимне хуплады.


Әмма күптән түгел узган Россия Хөкүмәте утырышында Россия транспорт министры Максим Соколов белдергәнчә, авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк автомобильләреннән җыелган 10 миллиард сум акчаны юллары бик начар хәлдә булган төбәкләр арасында бүлү күздә тотыла.


Аның сүзләренчә, мондый төбәкләр арасына Волгоград, Сарытау, Омск, Кострома, Тверь, Архангельск, Вологда, Рязань, Владимир, Киров, Самара өлкәләре һәм Карелия керә. Шулай ук ярдәмгә мохтаҗ төбәкләр арасында Чиләбе өлкәсе, Калмыкия, Мари Эл, Алтай республикалары бар. Дәүләт ярдәмен Екатеринбург һәм Ростов-Дон да алачак. Бу - түрәләр фикере генә түгел, Гомумроссия халык фронты активистлары да шулай уйлый икән. Максим Соколов әйтүенчә, әлеге субсидияләрне алачак төбәкләр исемлеге тиздән әзер булачак.


Әмма "Платон"нан кергән акчаларның республикада калу-калмавын Татарстанның юл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр дә төгәл генә әйтә алмый.

Азат Гатауллин, Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе башлыгы урынбасары:


- "Платон" системасыннан кергән акчалар территориаль, төбәк юлларын капиталь төзекләндерүгә тотылырга тиеш. "Роставтодор" ширкәте бөтен проектларны, тәкъдимнәрне караганнан соң, төбәкләргә билгеле бер күләмдә акча бүленә. Төбәктә җыелган акча шушы җирлектә калырга тиеш дигән әйбер юк. Тиешле карарны федераль юл агентлыгы кабул итә.

Шунысын да искәртик: "Платон" системасында 5,2 меңнән артык йөк ташучы татарстанлы теркәлгән. Бу - республика йөк транспорты паркының 90 проценты дигән сүз. Шунысы да бар: бүген "Платон" системасы аша федераль трассалардан үткән өчен генә түгел, ә бу акчаларны вакытында түләмәгән өчен дә штраф салына. Әлеге штрафлар Россиянең һәр төбәгендә гамәлдә.

P.S.: 2015 елның декабрендә узган туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин "Платон" системасының гамәлгә кертелүенә зарланган йөк машиналары хуҗаларына: "Бу түләүләр тиененә кадәр илнең юл фондына керәчәк һәм төбәкләрдә юллар төзүгә тотылачак", - дип җавап бирде.

Алинә Минневәлиева

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев