Теләче Информ

Саба районында ике җиңел машина һәм "КАМАЗ" бәрелешкән

Татарстанның Саба районында өч автомобиль бәрелешкән, бер машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Зур Саба - Арташ юлындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешкән. 22 яшьлек егет идарә иткән...

Татарстанның Саба районында өч автомобиль бәрелешкән, бер машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Зур Саба - Арташ юлындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешкән. 22 яшьлек егет идарә иткән 15 нче модельле «Лада», 20 яшьлек егет идарәсендәге «Киа Рио» һәм «КАМАЗ» бәрелешкән.

Юл һаләкәте урынына Татар Икшермә авылының янгын сүндерүчеләре, 129 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр бәрелгән машинадан зыян күрүчене чыгарган һәм табибларга тапшырган, шулай ук янгын чыгуны булдырмас өчен, автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергән.

Фаҗига нәтиҗәсендә «Лада» машинасының 22 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Егетны Саба үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: