Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Саба районында һәлакәттә ике яшьлек бала зыян күргән

Татарстанның Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике автомобиль бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән, тагын берсе җимерелгән машинада кысылып калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Шәмәрдән - Югары Утар трассасында килеп чыккан. Һәлакәт аркасында 50, 29...

Татарстанның Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике автомобиль бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән, тагын берсе җимерелгән машинада кысылып калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Шәмәрдән - Югары Утар трассасында килеп чыккан.

Һәлакәт аркасында 50, 29 һәм 24 яшьлек хатын-кызлар һәм ике яшьлек бала җәрәхәт алган. 53 яшьлек ир-ат машинада кысылып калган, коткаручылар аңа чыгарга ярдәм иткән.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев