Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Саба районындагы авариядә чит ил машинасының 37 яшьлек шоферы зыян күргән

Саба районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасы шоферы зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә Шәмәрдән бистәсендә «Шевроле Нива» һәм «Хендэ Солярис» машиналары бәрелешә. Авариядә «Хендэ Солярис» автомобиленең 37 яшьлек йөртүчесе зыян күрә. Һәлакәт булган...

Саба районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасы шоферы зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Шәмәрдән бистәсендә «Шевроле Нива» һәм «Хендэ Солярис» машиналары бәрелешә.

Авариядә «Хендэ Солярис» автомобиленең 37 яшьлек йөртүчесе зыян күрә. Һәлакәт булган урынга килгән 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, ут капмасын өчен, ике машинаның да аккумуляторын өзә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X