Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Сабаса – Лесхоз юлында “Лада Ларгус” каршы як полосага зур тизлектә чыгып, “Шевроле Эпика” белән бәрелешкән

Саба районында җиңел машиналар кара-каршы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте Байлар Сабасы – Лесхоз юлында Килдебәк авылы янында бүген кичке дүртләр тирәсендә килеп чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, “Лада Ларгус” каршы як хәрәкәт юлына зур тизлектә чыгып “Шевроле Эпика” белән бәрелешкән.

 

Ике машинаның да йөртүчеләре һәм “Ларгус”ның ике пассажиры урында ук үлгән.

Янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, машиналарның аккумуляторларын сүндергән һәм һәлак булган кешеләрнең мәетләрен чыгарган. 
 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев