Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Саратов янындагы авариядә һәлак булган Татарстан шоферының алты яшьлек кызы үлгән

Саратов янындагы авариядә һәлак булган Татарстан шоферының алты яшьлек кызы үлгән. Бу хакта “Вести KAMAZA” хәбәр итә.

“Татар-информ” 20 июньдә Сызрань - Волгоград федераль трассасында - Вольский районында берничә машина катнашында авария булганлыгын хәбәр иткән иде. Дагыстан номерлары белән «Вольво» йөк машинасы 61 яшьлек ир-ат идарә иткән «ГАЗель» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. «ГАЗель» каршы як полосага чыгып, Татарстаннан килгән «Рено» автомобиленә бәрелгән. Француз автомобилен йөртүче 38 яшьлек ир-ат урында ук һәлак булган. Хатынының башы һәм биле җәрәхәтләнгән, кызларын исә башына нык зыян килеп, хастаханәгә озаткан булганнар.

Аңсыз хәлдәге кыз баланы район хастаханәсеннән Саратовка күчергәннәр. Бала гомере өчен табиблар ике атна көрәшкән, әмма аны коткарып кала алмаганнар.

Басма мәгълүматлары буенча, “Вольво” йөртүчесенә саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча гаеп белдерелгән.
Татар  - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев