Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Сарман районында 16 яшьлек егет һәм аның әтисе "Камаз" астына эләгеп һаләк булган

16 яшьлек егет һәм «Лифан» җиңел автомобиле белән идарә иткән аның әтисе Әлмәт - Мөслим юлының 33 чакрымында Сарман районының Дүсем авылы янында бензовоз астына эләгеп һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе. Юл-транспорт һаләкәте турындагы хәбәр Сарман районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт...

16 яшьлек егет һәм «Лифан» җиңел автомобиле белән идарә иткән аның әтисе Әлмәт - Мөслим юлының 33 чакрымында Сарман районының Дүсем авылы янында бензовоз астына эләгеп һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.

Юл-транспорт һаләкәте турындагы хәбәр Сарман районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 14.51 сәгатьтә килеп ирешә. «Лифан» җиңел автомобилен йөртүче алдагы машинаны узганда, идарәне югалтып, яныннан хәрәкәт итүче «КАМАЗ» белән бәрелешә. Фаҗига нәтиҗәсендә 43 яшьлек ир-ат һәм аның 16 яшьлек улы һаләк була.


131 нче янгын сүндерү-коткару төркеме хезмәткәрләре үлгән кешеләрнең гәүдәсен алу өчен, бәрелгән машинаның ишекләрен һәм түбәсен каерып ачкан.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев