Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Штрафларын вакытында түләмәгән автомобиль йөртүчеләрнең "права"ларын алганнар

Билгеле булганча, агымдагы елның 15 гыйнварыннан башлап, суд приставлары штрафларын түләүдән качып йөрүче затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү мөмкинлеге алды. Шушы вакыт эчендә хокук сакчылары әлеге бурычлы затларга 5 мең кисәтү ясаган инде. 584 машина хуҗасын автомобиль йөртү хокукыннан азат итү турындагы карарларның ЮХИДИ идарәсенә җибәрелгәнлеге мәгълүм. Исегезгә төшерәбез:...

Билгеле булганча, агымдагы елның 15 гыйнварыннан башлап, суд приставлары штрафларын түләүдән качып йөрүче затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү мөмкинлеге алды. Шушы вакыт эчендә хокук сакчылары әлеге бурычлы затларга 5 мең кисәтү ясаган инде. 584 машина хуҗасын автомобиль йөртү хокукыннан азат итү турындагы карарларның ЮХИДИ идарәсенә җибәрелгәнлеге мәгълүм.

Исегезгә төшерәбез: әлеге яңа закон 2015 ел ахырында кабул ителде. Ул суд приставларына бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яки аларның автомобильләрен кулга алу мөмкинлеге бирде.

Өч ай эчендә - 9 миллион сум

Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов сүзләренә караганда, әлеге яңа канун шактый нәтиҗәле икән. Агымдагы елның өч аенда гына да суд приставлары штрафларын түләүдән качып йөрүчеләргә шул турыда 5 меңнән артык кисәтү ясаган. Татарстанның ЮХИДИ идарәсенә исә бурычлы затларның машина йөртү мөмкинлеген чикләү турында барлыгы 584 карар җибәрелгән инде. Нәтиҗәдә, бурычлы затлардан барлыгы 9 миллион сум акча җыеп алынганлыгы билгеле.

- Без башта әлеге бурычлы затларга махсус кисәтү ясыйбыз. Әлеге зат кисәтү ясалганнан алып, биш көн дәвамында үз штрафларын тулысынча капларга тиеш. Әгәр дә бу эшчәнлек тормышка ашырылмаган икән, ЮХИДИ идарәсенә әлеге затны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында махсус карар юллана, - дип аңлатты Радик Ильясов.

Бурычлы зат машина йөртү хокукыннан күпмегә азат ителә соң? Әйтергә кирәк, әлеге вакыт белән бәйле чикләүләр юк. Иң мөһиме: ул штрафларын тулысынча түләп бетерергә тиеш. Шул ук вакытта башка чыгармалар да бар. Беренчедән, яңа таләпләр мөмкинлеге чикле затларга һәм инвалидларны тәрбияләүчеләргә кагылмый. Икенчедән, әгәр бурычлы кеше өчен машина акча эшләүнең бердәнбер юлы икән, ул шулай ук машина йөртү таныклыгын үзендә калдыра ала.

Рульгә рөхсәтсез утырсаң...

Мисалларга да тукталып үтик. Гыйнвар ахырында Спас районында яшәүче ир-ат суд приставлары бүлегенә килеп, берничә ел дәвамында җыелган 362 мең сумлык штрафын түләп киткән. Бактың исә, моңа кадәр ул алимент түләүләреннән качып йөргән икән. Әлеге гамәлен машинасыннан колак кагасы килмәү белән аңлаткан. Бу акчаларны алган хатын-кыз чын мәгънәсендә шаккаткан...

Бурычлы татарстанлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү очраклары да юк түгел. Мәсәлән, Чаллыда яшәүче 1981 елгы ир-атны әлеге хокуктан мәхрүм иткәннәр. Тик ул машинада йөрүен дәвам иткән. Нәтиҗәдә, аны ЮХИДИ идарәсе вәкилләре туктаткан. Суд ир-атны 40 сәгатьлек мәҗбүри эшкә "хөкем иткән". Алай гына да түгел, әлеге зат бер ел дәвамында рульгә утыра алмаячак.

Гомумән алганда, агымдагы елда Татарстанның суд приставлары барлыгы 342 мең эш кузгаткан. Бурычлы затлардан җыелган акча күләме 3 миллиард сум тәшкил иткән. Чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән затлар саны 9,5 меңнән дә артып киткән.

Рәмзия Закирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X