Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

ҮСМЕРЛӘРГӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ РӨХСӘТ ИТӘЧӘКЛӘР?

Россиянең Эчке эшләр министрлыгы 18 яше тулмаган үсмерләргә машина йөртергә рөхсәт итәргә җыена. Моның өчен бары тик автомәктәптә укырга һәм имтиханнар бирергә генә кирәк.

Бу яңалыкны Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтына элгәннәр. Бактың исә, министрлык “Юл хәрәкәте иминлеге турында”гы федераль законга төзәтмәләр әзерләгән икән. Ул балигъ булмаган яшүсмерләргә машина руленә утырырга рөхсәт итә.

Төп шарт – үсмер машина йөрткәндә аның янында машина йөртү стажы булган йөртүче утырырга тиеш. Автомәктәптә 16 яшьтә үк укый башларга ярый, ә машина йөртә башлау өчен исә 17 яшь тулганны көтәргә кирәк булачак.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев