Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Тагылмалы чит ил машинасы янган

Янгынның башлангыч сәбәбе - транспорт чарасының система, механизм һәм узеллары төзек булмавында. (Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында тагылмалы чит ил машинасы һәм кар автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген төнлә үзәк янгын элемтәсе...

Янгынның башлангыч сәбәбе - транспорт чарасының система, механизм һәм узеллары төзек булмавында.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында тагылмалы чит ил машинасы һәм кар автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә үзәк янгын элемтәсе пунктында Ротор урамындагы 11нче йорт каршында «Пежо» автомобиле януы турында хәбәр алалар.

Урынга янгын сүндерүчеләр, табиблар, полиция хезмәткәрләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре килә.

Бу вакытта ялкын телләре чит ил машинасы һәм кар автомобилен камап алган була. Ут белән көрәшүчеләрне беркем дә каршы алмый.

Утны алты минут эчендә сүндерәләр, әмма транспорт чаралары тулысынча янып бетә. Ялкын телләре янәшәдәге йөк төягеч һәм «Лада Гранта» автомобиленә дә берникадәр зыян китерә.

Янгынның башлангыч сәбәбе - транспорт чарасының система, механизм һәм узеллары төзек булмавында.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев