Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстан депутаты ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Тукай районы бүлеге тарафыннан Зәй районы Урсай авыл җирлеге Советы һәм Зәй район Советы депутаты 57 яшьлек Назиф Шакировка карата җинаять эше кузгатылган. Депутат РФ Җинаять кодексының 291 нче маддәсе 3 нче бүлегенә туры килгән җинаять (ришвәт бирү) кылуда шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 17...

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Тукай районы бүлеге тарафыннан Зәй районы Урсай авыл җирлеге Советы һәм Зәй район Советы депутаты 57 яшьлек Назиф Шакировка карата җинаять эше кузгатылган.

Депутат РФ Җинаять кодексының 291 нче маддәсе 3 нче бүлегенә туры килгән җинаять (ришвәт бирү) кылуда шикләнелә.

Тикшерү фаразлары буенча, 17 майда Чаллы - Түбән Кама юлының 2 нче чакрымында, Тукай районы биләмәсендә, Шакиров тиешсез урында алда барган машинаны узарга чыга. Бу аның шул рәвешле икенче тапкыр кагыйдә бозуы була. Ә моның өчен "права"дан мәхрүм итү каралган. Йөртү таныклыгы кадерле булган күрәсең, патруль машинасында вакытта депутат инспекторга 3 мең сум акча биреп котылмакчы була.

Депутат гаебен тулысынча таныган. Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев