Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда 77 яшьлек ир машинасы белән бергә батып һәлак булган (ФОТО)

Биектау районы Тимошкино авылындагы юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр. Кичә кич бердәм 112 номерына Тимошкино авылындагы күлгә төшеп батуы турында хәбәр керә, дип яза Татар-информ. Урынга коткаручылар, полиция һәм медицина хезмәткәрләре килә. Водолазлар...

Биектау районы Тимошкино авылындагы юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Кичә кич бердәм 112 номерына Тимошкино авылындагы күлгә төшеп батуы турында хәбәр керә, дип яза Татар-информ.

Урынга коткаручылар, полиция һәм медицина хезмәткәрләре килә. Водолазлар ярдан 30 метр ераклыкта алты метр тирәнлектә машинаны табып ала. Автомобильдә 77 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе дә була. Ул - Казан кешесе.

Машина судан чыгарыла, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев