Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда биш автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән

Кичә Татарстанда Казан - Малмыж юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә. Трассаның 23 нче чакрымында, Биектау районы территориясендә, биш җиңел автомобиль бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Казан ягыннан килгән "Лада Приора" йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм "Ниссан Кашкай"...

Кичә Татарстанда Казан - Малмыж юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Трассаның 23 нче чакрымында, Биектау районы территориясендә, биш җиңел автомобиль бәрелешкән.

Беренчел фаразлар буенча, Казан ягыннан килгән "Лада Приора" йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм "Ниссан Кашкай" машинасына "маңгайга-маңгай" бәрелә, шуннан соң 14 нче модель "Лада" белән бәрелешә.

Ә "Лада Приора"га Казанга таба бара торган "Хендэ Солярис" һәм 14 нче модель "Лада" бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше тән җәрәхәте ала, ә "Лада Приора"ның йөртүчесе белән пассажиры урында ук вафат булган дип яза Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев