Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда коточкыч һәлакәт: 3 кешенең гомере өзелгән (+фото)

Кичә Татарстанда М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урында, Чебакса бистәсе янында, коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт хакында коткару хезмәтенә 112 телефоны аша 16:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Трассаның 820 нче чакрымында DAF йөк машинасы (фура) һәм 14 нче модель "Лада" автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм ике...

Кичә Татарстанда М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урында, Чебакса бистәсе янында, коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Һәлакәт хакында коткару хезмәтенә 112 телефоны аша 16:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Трассаның 820 нче чакрымында DAF йөк машинасы (фура) һәм 14 нче модель "Лада" автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры һәлак булган, дип яза "Татар-информ". Урында коткару хезмәте эшләгән. Сытылган машина эченнән үлгән кешеләрне махсус җайланмалар ярдәмендә генә чыгара алганнар.

Сүз уңаеннан: социаль челтәрләрдә 4 кешенең үлеме турында да язалар. Хак булса, һәлак булучылар Сабаның Шәмәрдән якларыннан, диелә.

Кайгы килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Интертат

Фото: vk.com һәм ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев