Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте булган(ФОТОЛАР)

Яшел Үзән районындагы ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте видеосы пәйда булды. Фаҗига 10 февральдә, М7 трассасының 749нчы километрында Зур Ходяшево авылы янында килеп чыккан. Хәбәр бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә 19 сәгать 44 минутта алынган. Ачыкланганча, 30 яшьлек «ДАФ» фурасын йөртүче (Башкортстан номерлары белән) идарәне югалтып, каршы як...

Яшел Үзән районындагы ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте видеосы пәйда булды. Фаҗига 10 февральдә, М7 трассасының 749нчы километрында Зур Ходяшево авылы янында килеп чыккан. Хәбәр бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә 19 сәгать 44 минутта алынган.

Ачыкланганча, 30 яшьлек «ДАФ» фурасын йөртүче (Башкортстан номерлары белән) идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан. Анда ул Мәскәүгә таба хәрәкәт итүче сыра төягән зур йөк машинасы «МАН» белән (Мәскәү номерлары белән) бәрелешкән. «ДАФ» каршы як полосага чыгып, 15-й модельле «Ладага» (Түбән Новгород номерлары белән) бәрелгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, зур йөк машиналарына ут капкан, машина йөртүчеләрнең икесе дә үлгән. 26 яшьлек «Лада» йөртүчесе кулы сынып, Казан республика клиник хастаханәсенә озатылган.

Урынга экстрен хезмәт экипажлары килгән. Трассада хәрәкәт туктатылып торган. Хәрәкәт итү тулысынча ярты төндә генә үз хәленә кайткан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев