Теләче Информ

Татарстанда М7 трассасында җиңел машина йөк машинасы астына кергән

Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында "Матиз" "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешкән, җиңел автомобильнең бензин багы тишелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 15.55 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча «Куземетьево» аерым посты оператив...

Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында "Матиз" "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешкән, җиңел автомобильнең бензин багы тишелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 15.55 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча «Куземетьево» аерым посты оператив төркеме хезмәткәрләре барган.
Коткаручылар могҗиза белән исән калган 51 яшьлек хатын-кызга "Матиз"дан чыгарга ярдәм иткәннәр, машинаның аккумуляторын сүндергәннәр. Тишелгән бензин багыннан ягулык агу сәбәпле, машинага ут кабу куркынычы булган. Хатын-кыз имгәнүләр алмаган һәм хастаханәгә барудан баш тарткан.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: