Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән

Гадәттән тыш хәл «Волга» тимер юл станциясе янында булган.

Яшел Үзәндә поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл «Волга» тимер юл станциясе янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, бер төркем баланың тимер юл рельслары буйлап паром кичүенә таба барышы булган. Балалар үзләре ягына таба хәрәкәт итүче составны абайламый калган һәм берсен поезд бәрдереп киткән.

Зыян күргән малайны хастаханәгә озатканнар. «Малайга операция ясадылар, ул аңына килде», - дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев