Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда сыра төялгән «КАМАЗ» машинасы шартлаган

Татарстанда 50 000 шешә сыра төялгән «КАМАЗ» машинасы шартлаган. Аның Түбән Новгород шәһәреннән килеше булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

М7 трассасының 1016нчы чакрымында - «Тургай» автостоянкасында йөк машинасы шартлавы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына 15 майда 05.25 сәгатьтә килгән.

Урынга 70нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Аларны 45 яшьлек шофер каршы алган. Ир-ат әйтүенчә, ул «КАМАЗ» кабинасында тәмәке тартырга уйлаган, кабинада исә азык әзерләү өчен газ плитәсе урнаштырылган булган. Көчле шартлау тавышы яңгыраган, шуның нәтиҗәсендә йөк машинасының кабинасы һәм якындагы «Рено» белән «Мерседес» йөк автомобильләре дә зыян күргән.

«КАМАЗ» шоферының 60 процент тәне пешкән.
Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев