Теләче Информ

Татарстанда тагын бер зур авария: Шәле күпере янында 15 машина бәрелешкән

Хәзерге минутларда юлның әлеге участогында хәрәкәт нык кыенлашкан. Әлеге аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, биредә барлыгы 15 автомобиль бәрелешкән, алар арасында җиңел машиналар да, фуралар да бар. - Һәлакәт булган урында фуралар һәм җиңел автомобильләрне чират буенча үткәрәләр, - дип хәбәр итә Диана Мингулова Вконтакте социаль челтәрендә. - Күпер...

Хәзерге минутларда юлның әлеге участогында хәрәкәт нык кыенлашкан.


Әлеге аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, биредә барлыгы 15 автомобиль бәрелешкән, алар арасында җиңел машиналар да, фуралар да бар.

- Һәлакәт булган урында фуралар һәм җиңел автомобильләрне чират буенча үткәрәләр, - дип хәбәр итә Диана Мингулова Вконтакте социаль челтәрендә. - Күпер янында гаять зур "бөке" хасил булган.

Әлегә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар юк.

Интертат

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: