Теләче Информ

Теләче районы

18+
Юллар чатында

Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән

Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

Фаҗига бүген иртәнге якта Доргадан ерак түгел Чепья – Куныр юлында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәтенә ике җиңел автомобиль сәбәп булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, берсе табиблар килгәнче урында ук үлгән. Зыян күргән өч кеше уртача авырлыктагы имгәнү һәм җәрәхәтләр белән - Арчага, тагын берсе авыр хәлдә Балтач үзәк хастаханәләренә озатылган. Бишенчесен табиблар өенә амбулатор дәвалауга җибәргән.

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев