Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанның ун бала атасын суд көтә. Сәбәбе куркыныч

Татарстаннан ун бала әтисе хатын-кыз һәм бала үлеменә китергән юл һәлакәте турындагы эш буенча суд каршына басачак. Znak.com язуынча, авария 31 августта Төмән-Ханты-Мансийск трассасының 250 чакрымында Тобольск янында була. FAW йөк машинасы һәм Инфинити бәрелешү нәтиҗәсендә 8 яшьлек малай һәм аның әнисе урында ук һәлак була. Тагын бер 12 яшьлек бала хастаханәгә озатыла.

Тикшерү фикеренчә, авариядә Алабуга кешесе идарә иткән КамАЗ йөртүчесе гаепле. Тикшерү барышында аның исемен атамыйлар. Ул алдан баручы машинаны узып китмәкче булып, каршы як полосага чыга һәм Инфинитига бәрелә. Үз чиратында Инфинити йөк машинасы астына килеп керә. 

Хәбәрдә әйтелгәнчә, КамАЗ белән Алабугадан 42 яшьлек кеше, 10 бала әтисе идарә иткән. Аның рәсми рәвештә эшләмичә, автомобильләрне кудыру белән шөгыльләнгәнлеге билгеле. 

Фото: znak.com
tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев