Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасы йөртүчесе һәлак булган

Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасын йөртүче һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән юл-транспорт һәлакәте Түбән Кама – Прости юлының беренче километрында килеп чыккан. 55 яшьлек “сигезле” йөртүчесе, тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм юл кырыена әйләнеп төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче урында ук үлгән. 27 яшьлек пассажирын сыдырылулар, имгәнүләр  белән хастаханәгә озатканнар.
 

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев