Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Түбән Камада ике автобус «Калина»ны изгән (ФОТО, ВИДЕО)

Социаль челтәрләрдә Түбән Кама районындагы Соболеково тимер юл станциясендә гадәти булмаган юл һәлакәтенең фотографияләре һәм видеосы пәйда булган. Әлеге хәлне күрүчеләр сүзләренчә, беренче автобус йөртүчесе кинәт кенә тормозга баскан, аның артыннан баручы «Лада Калина» бозлы юлдан аңа барып бәрелгән, аның артыннан килүче автобус шул ук сәбәпле «Калина»га килеп кергән. Нәтиҗәдә,...

Социаль челтәрләрдә Түбән Кама районындагы Соболеково тимер юл станциясендә гадәти булмаган юл һәлакәтенең фотографияләре һәм видеосы пәйда булган. Әлеге хәлне күрүчеләр сүзләренчә, беренче автобус йөртүчесе кинәт кенә тормозга баскан, аның артыннан баручы «Лада Калина» бозлы юлдан аңа барып бәрелгән, аның артыннан килүче автобус шул ук сәбәпле «Калина»га килеп кергән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль ике автобус арасында бик нык кысылып калган, аның корпусы нык зарарланган.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә зыян күрүчеләр юк дип хәбәр иттеләр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев