Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Теләче районында балаларны юл һәлакәтләреннән саклау буенча зур эш башкарыла

Балаларның юл һәлакәтләренә эләгүе, травма алулары Россиядә, шул исәптән республикабызда, көн кадагындагы проблема булып кала бирә. Кызганыч, балалар белән бәйле булган юл-транспорт фаҗигалары кимүгә бармый. 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел теркәлгән фаҗигаларның саны 13 кә артык. Әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә ике бала үлгән, 85е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган....

Балаларның юл һәлакәтләренә эләгүе, травма алулары Россиядә, шул исәптән республикабызда, көн кадагындагы проблема булып кала бирә.

Кызганыч, балалар белән бәйле булган юл-транспорт фаҗигалары кимүгә бармый. 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел теркәлгән фаҗигаларның саны 13 кә артык. Әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә ике бала үлгән, 85е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Соңгы сан узган елгысына караганда 16 га артык. Шунысы сөенечле, районда 2015 елда да, быел да балалар белән бәйле фаҗигалар теркәлмәгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен аеруча яшь җәяүлеләр белән бәйле булган һәлакәтләрнең артуы борчый. Мәсәлән, быел 45 шундый төр һәлакәт теркәлгән булса, узган ел бу сан 33 кенә булган. Һәлакәт вакытында бер бала үлгән булса, 46 сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу узган елгы күрсәткечкә караганда 12 тапкырга артыграк. Аеруча 7 яшьтән 14 яшькәчә булган балалар фаҗигаларга күбрәк юлыга. Гомуми статистиканың 73 е нәкъ менә әлеге яшь категориясенә туры килә. 14-16 яшьтәгеләр - 27, 7 яшькә кадәргеләр - 22. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән балаларның 63% ы җәяүлеләр, 35,2% ы пассажир балалар, 25 % ы велосипедта йөрүчеләр.

Велосипед дигәннән, бала велосипед белән юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта аңа стоп-карточка төзелә һәм әти-әнисенә ТР Административ Кодексының 5.35 маддәсе нигезендә кисәтү ясала, административ беркетмә төзелеп штраф салына. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Илнур Кәримуллин белдергәнчә, март-апрель айларында йөртү таныклыгы булмаган ике скутер йөртүчегә ТР Административ Кодексының 12,7 маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелгән. Әлегедәй төр хокук бозу өчен 5 меңнән 15 меңгәчә штраф түләтү каралган.

Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаларының күбесе юлны тиешле урында чыкмау, көтмәгәндә юлга йөгереп чыгу, светофор сигналларын санга сукмау аркасында килеп чыга. Балалар катнашындагы фаҗигаларның күбесе озын каникул вакытларында, май аеннан сентябрьгә кадәр һәм караңгы вакытка туры килә. Бу вакытта машина йөртүченең юлга чыккан җәяүлеләрне күрү мөмкинлеге бермә-бер кими. Бу очракта машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар ярдәмгә килә. Яктылык кайтаргыч элементлар яктылык нурларын кире кайтаручы махсус материалдан эшләнә.

Юл-транспорт фаҗигалары шуны күрсәтә - фаҗигага иң, беренче чиратта, машина йөртүченең аек булмаган хәлдә рульгә утыруы, тизлекне арттыру, хәрәкәт юлының каршы ягына (каршы як полосага) чыгу һәм балалар өчен кирәкле булган җайланмаларның булмавы сәбәпче.

Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаларын булдырмый калу максатыннан, республика күләмендә май һәм июнь айларында "Игътибар - балалар!" операциясе уздырыла. Операция барышында мәктәпләрдә, балалар ял итә торган лагерьларда очрашулар уздыру күздә тотыла, руль артындагыларны контрольгә алу көчәйтелә. Балалар арасындагы һәлакәтләрне булдырмау юнәлешендә ел дәвамында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында күп төрле чаралар үткәрелә.

Күптән түгел республикакүләм "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесенең район туры үтте. 17-20 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә узачак республика турында безнең район данын Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары составындагы команда яклаячак. Әмма балаларны мәктәп яки полиция генә саклап бетерә алмый. Балаларыбызның иминлеген, исәнлеген ата-аналар белән бергәләп саклыйк! Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев