Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Теләче районындагы авариядә өч бала анасы вафат булган, дүрт пассажир, шул исәптән 2017 елгы бала хастаханәдә

М7 трассасының 889 километрында, Теләче районында "Лада Калина" автомобиле Свердловск өлкәсендә яшәүче идарә иткән, газ баллоннары төягән КАМАЗ белән бәрелешә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. "Лада" автомобилен йөртүче 48 яшьлек ханым, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, Теләче юлыннан трассага килеп керә. Йөк автомобилен күреп өлгерми, нәтиҗәдә Камаз "Лада"ның йөртүче утырган ягын...

М7 трассасының 889 километрында, Теләче районында "Лада Калина" автомобиле Свердловск өлкәсендә яшәүче идарә иткән, газ баллоннары төягән КАМАЗ белән бәрелешә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

"Лада" автомобилен йөртүче 48 яшьлек ханым, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, Теләче юлыннан трассага килеп керә. Йөк автомобилен күреп өлгерми, нәтиҗәдә Камаз "Лада"ның йөртүче утырган ягын бәрдерә.

Йөртүче. өч бала анасы, һәлакәт урынында вафат була. Пассажирлар - 26 яшьлек хатын-кыз, 15 һәм 4 яшьлек кызлар, 2017 елда гына туган малай сырхауханәгә озатыла. Тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев