Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Төнлә Казан урамындагы юл читендә торган берничә иномарканы җимергәннәр

Интернетта таралган видеода урамнан барган бер төркем ир-атның автомобильләрнең тәрәзәләрен тибеп ватуы күренә.

Узган төндә Казан урамында парковкалап калдырылган берничә чит ил автомобиленә хулиганнар зыян салган. Шул хактагы видеоязма социаль челтәрләрдә таралды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар.

«Полиция бүлегенә Парин урамындагы бер йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар билгесез затларның автомобильләренә зыян китерүен әйтте. Берничә машинаның тәрәзәсе ватылган», - диделәр «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Урынга полиция хезмәткәрләре килеп, машиналарны җентекләп караган һәм видеокамералардагы язмаларны алган. Кадрларда урамнан барган бер төркем ир-атның юл читендә калдырылган автомобильләрнең тәрәзәләрен тибеп ватуы күренә.

 

Машиналарның сигнализациясе эшли башлагач, хулиганнар качкан.

Хәзерге вакытта автомобильләргә китерелгән зыянның күләмен ачыклыйлар һәм әлеге җинаятьтә катнашы булган кешеләрне эзлиләр. 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев