Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Тукай районында 16 тонна дизель ягулыгы төягән автомобиль әйләнгән

Тукай районында Кече Шилнә торак пункты янында составында нефть булган 16 тонна сыеклык төягән ярымприцеп-цистерна әйләнгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Тукай районындагы һәлакәт турындагы хәбәр 15.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына килгән. Һәлакәт урынына Чаллы янгын сүндерү-коткару...

Тукай районында Кече Шилнә торак пункты янында составында нефть булган 16 тонна сыеклык төягән ярымприцеп-цистерна әйләнгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тукай районындагы һәлакәт турындагы хәбәр 15.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына килгән. Һәлакәт урынына Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоны оператив төркеме һәм янгын сүндерү-коткару часте барган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Дизель ягулыгы түгелмәгән. "Кама төзелеш транспорт компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре сүзләренә караганда, цистернадагы сыеклык экология өчен куркыныч түгел.

Ягулыкны суыртып алу һәм автоцистернаны күтәрү эшләре оештырылган. Һәлакәт машина йөртүченең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлек сайламавы аркасында килеп чыккан, дип фаразлана.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев