Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Уфада туктап торган машинада шартлаткыч җайланма хәрәкәткә килгән

Шартлаткыч җайланма Уфада туктап торган Kia Rio машинасында хәрәкәткә килгән. Салонда булган бер ир зыян күргән, дип яза "РИА Новости", Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе вәкиленә сылтама биреп. Фаҗига дүшәмбе көнне иртән Армавир урамында урнашкан "Көньяк полюс" сәүдә үзәге янында була. "Бер ир-ат салон эчендә була, аның аяклары күп сандагы...

Шартлаткыч җайланма Уфада туктап торган Kia Rio машинасында хәрәкәткә килгән. Салонда булган бер ир зыян күргән, дип яза "РИА Новости", Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе вәкиленә сылтама биреп.

Фаҗига дүшәмбе көнне иртән Армавир урамында урнашкан "Көньяк полюс" сәүдә үзәге янында була.

"Бер ир-ат салон эчендә була, аның аяклары күп сандагы җәрәхәтләр ала. Хәзер ул хастаханәгә урнаштырылган", - дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

Зарар күргән кеше авыр хәлдә, аңа операция ясала.

Тикшерү фикеренчә, бу һөҗүм шәхси яки көнкүреш конфликты белән бәйле булырга мөмкин. Хәзер тикшерүчеләр шартлаткыч җайланма төрен ачыклый, үтерү нияте белән һөҗүм итү һәм канунсыз корал әйләнеше буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев