Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Ульяновск өлкәсендә һәлакәт: Татарстанның 4 кешесе үлгән

Бүген Ульяновск өлкәсендә Яңа Малыклы районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Татарстаннан дүрт кешенең гомере өзелгән. Трассада Skoda Octavia һәм маршруттагы такси "ГАЗель" машинасы бәрелешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, Skoda машинасын йөртүче идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм микроавтобус белән бәрелешә. Җиңел машинада булган 4 кеше вафат булган....

Бүген Ульяновск өлкәсендә Яңа Малыклы районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Татарстаннан дүрт кешенең гомере өзелгән.

Трассада Skoda Octavia һәм маршруттагы такси "ГАЗель" машинасы бәрелешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, Skoda машинасын йөртүче идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм микроавтобус белән бәрелешә.

Җиңел машинада булган 4 кеше вафат булган. Алар - 46 һәм 29 яшьлек хатын-кыз, 39 һәм 31 яшьлек ир-атлар. Өч кешенең хастаханәгә озатылуы мәгълүм. Алар - Skoda Octavia машинасындагы 1997 елгы пассажир, таксидагы пассажир һәм аның йөртүчесе. Маршруттагы таксида ике генә кеше булган. Йөртүчесенең хәле авыр, диелә.

Интертат

фото: lifenews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев