Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Утыртсаң – махсус утыргычка гына!

Юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына олылар белән беррәттән, сабыйларның үлүе бигрәк аяныч. Аварияләр күрсәткечләре дә балаларның һәрвакыт рискта булуын ассызыклый. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгына да бәйле. Пассажирларның куркынычсызлык каешларына игътибар бирмәүләре, балаларны махсус утыргычка утыртмау - боларның барысы өчен дә түләргә туры килә. Һәлакәтләрдә күкрәк балаларының һәлак булуы аеруча...

Юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына олылар белән беррәттән, сабыйларның үлүе бигрәк аяныч. Аварияләр күрсәткечләре дә балаларның һәрвакыт рискта булуын ассызыклый. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгына да бәйле.

Пассажирларның куркынычсызлык каешларына игътибар бирмәүләре, балаларны махсус утыргычка утыртмау - боларның барысы өчен дә түләргә туры килә. Һәлакәтләрдә күкрәк балаларының һәлак булуы аеруча йөрәкне әрнетә.

Юл йөрү кагыйдәләрендә 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус утыргычта йөртергә кирәклеге турында язылса да, автомобильчеләрнең күбесе моңа бармак аша карый. Шуңа да юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның зыян күрүе көн кебек ачык. Россиядә ел башыннан 272 һәлакәт теркәлгән, аларда 353 (!) бала һәлак булган, 8295е (!) зыян күргән.

Чыннан да, балалар куркынычсызлыгы һәрвакыт әһәмиятле булып кала бирә. Шул уңайдан, Россиядә инде бишенче ел рәттән «Балаларга - автокресло» дигән чара уздырыла. Ул пассажир балаларның юл-транспорт травматизмы дәрәҗәсен киметү максатыннан оештырыла. Әлеге проект Россиянең Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе, Россия автостраховщиклар берлеге, «Куркынычсыз хәрәкәт итү» эксперт үзәге белән берлектә тормышка ашырыла. Аның оештыручылары ата-аналар ерак булмаган сәфәр вакытында да махсус утыргычлар кулланылырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә. Профилактик чаралар, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, белем бирү оешмалары янында үткәрелә.

Әлбәттә, бу юнәлештә ата-аналар белән дә эш алып барыла. Аларга даими рәвештә аңлату эшләре оештырыла. Татарстанның яшь инспекторлары да бу эштә читтә калмый. Балалар, олылар өчен баннер һәм плакатлар ясап, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә акция һәм флешмоблар уздыруда катнаша.

- Балаларны автомобиль салонында махсус утыргычтан башка йөртү катгый тыела. Ә хәрәкәт итү вакытында әнисе баланы кулында тотып барырга тиеш түгел. Чөнки бу - транспортта йөртүнең иң куркыныч ысулы. Шуңа да карамастан, күп кенә ата-аналар иминлек кагыйдәләрен исендә тотмый, - дип ассызыклый Дәүләт автоинспекциясе.


Әлбәттә, Татарстандагы машина йөртүчеләр дә төрле фикердә. Араларында кагыйдә буенча йөртүчеләр дә бар.

- Хәзерге вакытта улыма 13 яшь. 12 яшькә кадәр ул балалар өчен махсус утыргычта йөрде. Ерак юлларга чыкканда гына түгел, машинага утыруга куркынычсызлык каешларын эләктерергә куша идек. Тора-бара исенә төшерергә дә кирәкми була башлады, - ди республика автомобильчеләренең берсе Наил Бәдретдинов.

Аның фикеренчә, монда юл кагыйдәләре һәм куркынычсызлык кына түгел, ә штрафларның саллы булуы да роль уйнамый калмый.

Шуны да искәртик: һәр баланың үсеш үзенчәлеге төрле. Сабыйлар өчен махсус утыргыч сатып алу аның авырлыгына туры килергә тиеш. Ә иң кулае - бу товарны бала белән бергә сатып алу.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев