Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Велосипедта барган 9 яшьлек кыз автомобиль астына эләгеп һәлак булган

Узган атнада Псәй - Кырынды юлының 4нче чакрымында җиңел машина велосипедка утырып олы юлдан баручы кызны бәрдергән. Велосипедта барган 9 яшьлек кыз автомобиль астына эләгеп һәлак булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, һәлакәттә катнашучы ике якның да гаебе бар. Җиңел машина йөртүче - куркынычсыз тизлек сайларга тиеш булган, ә кыз исә кисәк...

Узган атнада Псәй - Кырынды юлының 4нче чакрымында җиңел машина велосипедка утырып олы юлдан баручы кызны бәрдергән. Велосипедта барган 9 яшьлек кыз автомобиль астына эләгеп һәлак булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, һәлакәттә катнашучы ике якның да гаебе бар. Җиңел машина йөртүче - куркынычсыз тизлек сайларга тиеш булган, ә кыз исә кисәк кенә хәрәкәт маршрутын алыштырырга уйлап, якын барган машина алдына чыккан. Шулай ук 2007 елда туган кызның юл йөрү кагыйдәләре буенча транспорт хәрәкәт итүче юлдан барырга хокукы булмаган, чөнки 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар велосипедта бары тик җәяүлеләр юлыннан һәм велосипед өчен махсус юллардан гына хәрәкәт итә ала.

Транспорт хәрәкәт иткән олы юлдан велосипедка утырып бары тик 14 яшьтән соң гына йөрергә ярый. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу кагыйдәләрне үтәргә, шулай ук караңгы төшкәч яки күз күреме начар булган һава торышы вакытларында яктылык чагылдыручы элементлар булуны да таләп итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев