Теләче Информ

Видео: Казанның Компрессор күперендәге юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Казанның Компрессор күперендәге юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Узган төндә «Додж» автомобилен исерек хәлдә идарә иткән 37 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлекне һәм тиешле дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә юл читендә торган «ЗИЛ» машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә,...

Казанның Компрессор күперендәге юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Узган төндә «Додж» автомобилен исерек хәлдә идарә иткән 37 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлекне һәм тиешле дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә юл читендә торган «ЗИЛ» машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы шоферының ирене ярыла.

Сәгать ярымвакыт үткәч, 14нче модель «Лада» машинасын йөртүче 33 яшьлек ир-ат та тиешле тизлек һәм дистанцияне сакламаганлыктан, авариядән соң юл читендә торган «Додж» автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, 14нче модель «Лада» машинасы шоферы, аның янында утырып барган 37 һәм 29 яшьлек ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: