Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Зур фаҗига: поезд автобусны изгән – 16 кеше һәлак булган.

Владимир өлкәсендәге һәлакәттә - автобус белән поезд бәрелешендә 19 түгел, 16 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия тикшерү комитеты җиткерә, дип яза ТАСС агентлыгы. "Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 кеше үлгән, шул исәптә бер бала да бар. Калган пассажирлар, алар арасында балигъ булмаганнар да бар, хастаханәгә озатылды", - дип җиткергәннәр Тикшерү...

Владимир өлкәсендәге һәлакәттә - автобус белән поезд бәрелешендә 19 түгел, 16 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия тикшерү комитеты җиткерә, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 кеше үлгән, шул исәптә бер бала да бар. Калган пассажирлар, алар арасында балигъ булмаганнар да бар, хастаханәгә озатылды", - дип җиткергәннәр Тикшерү комитеты матбугат үзәгеннән.

Пассажирлар һәм поезд бригадасы зыян күрмәгән, дип җиткергән Россия тимер юллары оешмасы.

Һәлак булганнарның шәхесләрен ачыклау, төбәк вице-губернаторы Михаил Колков җиткерүенчә, Владимир шәһәрендә алып барылачак. Анда транспорт белән бару җайлырак, туганнары да килер, дип белдергән ул. Хәзер исән калганнарга ярдәм күрсәтү буенча эш бара. Вакытлыча урнаштыру пунктында урын әзерләнгән, анда психологлар, табиблар, тикшерү һәм полиция хезмәткәрләре эшли.

Исегезгә төшерәбез, Владимир өлкәсе Покров станциясе районындагы һәлакәт бүген иртән булган иде. Хакимият мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар Үзбәкстан гражданнары.

Зыян күрүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X