Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Яшел Үзән районында печән төялгән автомобиль янган (фото)

Яшел Үзән районында прицебына печән төялгән автомобиль янган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә иртән үзәк янгын сүндерү пунктына Тугай авылында М. Җәлил урамында 64нче йорт янында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. "ВАЗ-2107" автомобиле прицебында 12 тонналы печән...

Яшел Үзән районында прицебына печән төялгән автомобиль янган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртән үзәк янгын сүндерү пунктына Тугай авылында М. Җәлил урамында 64нче йорт янында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. "ВАЗ-2107" автомобиле прицебында 12 тонналы печән рулоннары янган.

Урынга Күгеш һәм Нурлат авылларының ирекле янгын сүндерү командалары килеп җиткән. Бу вакытта янгын печәнне һәм машинаны да ялмап алган булган. Алардан ике метрда гына булган сарайга ут кабу куркынычы туган. Янгын мәйданы 11,5 квадрат метрны тәшкил иткән.

15 минуттан ут сүндерелгән. Нәтиҗәдә, 12 тонна печән һәм прицебы белән автомобиль янган.

Янгынның беренчел сәбәпләре - билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев