Теләче Информ

Яшел Үзән янында вафат булган хатын-кыз рульдә барганда үзен видеога төшергән

23 март көнне Казан - Йошкар-Ола - Зур Күлбаш - Дөбъяз трассасының 10нчы чакрымында «Дэу Матиз» машинасын йөртүче 22 яшьлек хатын-кыз тизлекне артырып, каршы юлга чыга һәм автобуска килеп бәрелә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл транспорт һаләкате нәтиҗәсендә шулай ук автобус...

23 март көнне Казан - Йошкар-Ола - Зур Күлбаш - Дөбъяз трассасының 10нчы чакрымында «Дэу Матиз» машинасын йөртүче 22 яшьлек хатын-кыз тизлекне артырып, каршы юлга чыга һәм автобуска килеп бәрелә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл транспорт һаләкате нәтиҗәсендә шулай ук автобус йөртүче һәм пассажирлар зыян күргән. Дәүләт автоинспекторлары рульда баручы кыз үзен телефон ярдәмендә видеога төшергән, дип фаразлый.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 23 март көнне Яшел Үзән районының Раифа-Күлбаш юлының 11 нче чакрымында пассажир автобусы җиңел машина белән бәрелешкәне хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүчесе ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче урында вафат була. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгүлүматлары буенча, шулай ук автобусның 5 пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәһәрәхәтләр алган, шулар арасында 7 яшьлек бала да бар. Ашыгыч ярдәм хезмәте зыян күрүчеләрне Яшел Үзән районы хастаханәсенә илтеп куйган.

Татар-ифнорм

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: