Теләче Информ

Җырчы Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган

Башкорт җырчысы Радик Юльякшин (тәхәллүсе Elvin Grey) юл һәлакәтенә очраган. Җырчы һәм аның администраторлары барган машина трассадан кар көртенә "очкан". Бу хәл иҗат командасы Октябрьский шәһәренә концертка барганда килеп чыккан. Бу хакта "Башинфоррм" хәбәр итә. Коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз килеп җиткән һәм машинаны кар көртеннән чыгарырга ярдәм иткән. Җәрәхәт алучылар...

Башкорт җырчысы Радик Юльякшин (тәхәллүсе Elvin Grey) юл һәлакәтенә очраган. Җырчы һәм аның администраторлары барган машина трассадан кар көртенә "очкан". Бу хәл иҗат командасы Октябрьский шәһәренә концертка барганда килеп чыккан. Бу хакта "Башинфоррм" хәбәр итә.

Коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз килеп җиткән һәм машинаны кар көртеннән чыгарырга ярдәм иткән. Җәрәхәт алучылар юк. Якыннары хәбәр итүенчә, һәлакәт вакытында арган җырчы йокысыннан да уянмаган.

Elvin Grey көн саен диярлек концертлар белән чыгыш ясый. Февраль-апрель айларында гына ул 60 тан артык концерт бирергә уйлый. Шушы вакыт аралыгында җырчы Башкортстан, Татарстан республикалары, Чиләбе, Төмән өлкәләре, Удмуртия, Марий Эл шәһәрләрендә җырлаячак. 25 март көнне җырчы Мәскәү, 13-14 апрельдә - Уфа, 27-28 апрельдә - Казанда чыгыш ясаячак.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ")

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: