Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

ЮХИДИ хезмәткәрләре Азнакай районында булган һәлакәт турында тулы мәгълүмат җиткерде

Бүген, 4 март иртәсендә, Әлмәт - Азнакай трассасында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ителгән иде. Бу хакта төгәл мәгълүматлар пәйда булды. Азнакай һәм Актүбә бистәсе юлының 35 нче чакрымында 43 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Тойота Королла" машинасы башта юл кырыена, аннары каршы як полосага "очып" чыга. Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән...

Бүген, 4 март иртәсендә, Әлмәт - Азнакай трассасында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ителгән иде. Бу хакта төгәл мәгълүматлар пәйда булды.

Азнакай һәм Актүбә бистәсе юлының 35 нче чакрымында 43 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Тойота Королла" машинасы башта юл кырыена, аннары каршы як полосага "очып" чыга.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә ("АиФ-Казань") машина йөртүче һава торышын исәпкә алмый һәм куркынычсыз тизлек режимын арттыра. Томан булу аркасында ул башта юл кырыена чыга, идарәне югалта һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә.

Руль артындагы хатын-кыз урында ук вафат була. Аннан тыш 1974 һәм 1975 елгы ике хатын-кыз пассажирның сәламәтлегенә зыян килә.

Юлларда сак булсак иде! Хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!..

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев