Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Юл-патруль хезмәте инспекторлары куып җиткән егет үз мопедына ут төрткән

Юл-патруль хезмәте инспекторлары куып җиткән егет үз мопедын ут төртеп яндырган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр.

Гадәттән тыш хәл узган төндә Мәскәү районының Декабристлар урамындагы 203нче йорт каршында булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 3нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ут капкан «Стингрей» мопедын биш минут эчендә сүндергән. Янгынның мәйданы бер квадрат метр тәшкил иткән.

Егетне тоткарлаганнар. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. 

  Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев