Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Юл-транспорт һәлакәте Бөгелмә – Ключи трассасындагы Зур Покровка авылы янында булган.

Бөгелмә районында җиңел автомобиль юл кырыена төшеп китә, өч кеше хастаханәгә урнаштырыла. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә кич 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Бөгелмә - Ключи трассасындагы Зур Покровка авылы янында "Лада Гранта" автомобиле юл кырыена төшеп киткәнлеге...

Бөгелмә районында җиңел автомобиль юл кырыена төшеп китә, өч кеше хастаханәгә урнаштырыла. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Бөгелмә - Ключи трассасындагы Зур Покровка авылы янында "Лада Гранта" автомобиле юл кырыена төшеп киткәнлеге турында хәбәр килә. Транспорт чарасының номерлары Самара өлкәсендә теркәлгән. Машинада булган кешеләр салонда кысылып кала.

Фаҗига булган урынга килгән 64нче номерлы бүлек янгын сүндерүчеләре зыян күрүчеләрне, автомобильдән чыгарып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыра. Шулай ук алар двигательнең янып китүен булдырмас өчен, аккумуляторны сүндереп куя.

Авария аркасында 21 яшьлек автомобиль йөртүчесе зыян күргән. Яшь кеше, бот сөяге сынып, хастаханәгә озатылган. Аның янында утырган 30 яшьлек хатын-кызның күкрәк читлеге зыян күрә, 47 яшьлек пассажир ханымның баш мие селкенә һәм сул як җилкә сөяге сына. Хатын-кызлар да хастаханәгә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев