Теләче Информ

Юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кызның гомере өзелгән

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кызның гомере өзелгән, дип хәбәр итә RT. Авария республиканың Чишмә районында - М5 «Урал» трассасының 1435нче чакрымында килеп чыккан

«Татар-информ» язуынча, 49 яшьлек йөртүче идарәсен югалтып юл читенә очкан һәм машинасы әйләнеп капланган.
 
57 һәм 60 яшьлек ике пассажир шунда ук һәлак булган. Зыян күргән тагын бер хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.
 
Төрле тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене җирле хастаханәгә китергәннәр.
 
Авариянең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: