Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләүнең җайлы ысулы бар (электрон язылу)

Машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар турында мәгълүматны тиз арада белеп, вакытында түләп куярга тырышалар. Бу бигрәк тә штраф салынып 20 көн эчендә штраф бәясенең 50%ын гына түләү мөмкинлеге бирүче закон гамәлгә кергәч актуальләште. Хәзер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләргә кирәклеге турында почтадан хат килә....

Машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар турында мәгълүматны тиз арада белеп, вакытында түләп куярга тырышалар.

Бу бигрәк тә штраф салынып 20 көн эчендә штраф бәясенең 50%ын гына түләү мөмкинлеге бирүче закон гамәлгә кергәч актуальләште. Хәзер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләргә кирәклеге турында почтадан хат килә. Бу без күнеккән ысул, әмма хат вакытында, 20 көн эчендә килеп тә җитмәскә мөмкин. Шул сәбәпле, штрафны тулысынча түләргә туры киләчәк.

Штрафлар турында мәгълүматны вакытында белү өчен, яңа төр хезмәт барлыкка килде. Ул да булса - электрон почтага килә торган хатлар. Әлеге хезмәтне кушу өчен сезгә ЮХИДИ идарәсенең Теләче бүлегенә килеп гариза язарга гына кирәк. Гаризада үзегезнең электрон адресыгызны күрсәтәсез һәм мәгълүмат алырга риза булуыгызны язасыз.

Шулай ук үзегез белән паспорт күчерелмәсен һәм транспорт чарасын теркәү турындагы документ күчерелмәсе алып килергә онытмагыз. Шуннан соң штрафлар турындагы мәгълүмат сезнең электрон почтагызга оператив килеп торачак. Әлеге хезмәт турында тулырак мәгълүматны сез http://gibdd.tatarstan.ru сайтында "В помощь водителю" бүлегендә белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев