Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

4 апрельдән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керде, дип хәбәр итә Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат үзәге. Хәзер стажлары ике елга тулмаган йөртүчеләргә икенче транспортны тактырырга, мотоцикл, мопедларда пассажирлар йөртергә ярамаячак. Шулай ук аларның транспортларында тиешле өндәү билгесе дә булырга тиеш. Кирәк очракларда машиналарда "Балалар" , "Ишетмәүче йөртүче", "Акрын йөри торган...

4 апрельдән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керде, дип хәбәр итә Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат үзәге.

Хәзер стажлары ике елга тулмаган йөртүчеләргә икенче транспортны тактырырга, мотоцикл, мопедларда пассажирлар йөртергә ярамаячак. Шулай ук аларның транспортларында тиешле өндәү билгесе дә булырга тиеш. Кирәк очракларда машиналарда "Балалар" , "Ишетмәүче йөртүче", "Акрын йөри торган транспорт чарасы" һәм башка шундый махсус билгеләр кую да таләп ителәчәк.

Билге булмаган очракта 500 сум штраф яный. "Шипы" билгесенә килгәндә, хәзер сезонына карап аны ябыштыру да мәҗбүри. Дөрес, ул сезон кайчан башлана икәнен ЮХИДИ хезмәткәрләре әле үзләре дә хәл итмәгәннәр булса кирәк. Юл йөрү кагыйдәләре җыелмасында бу хакта берни дә әйтелмәгән.

Бары кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда (июнь, июль, август) йөрүне тыя торган закон гына гамәлдә. "Бу билгеләрне махсус автомобиль җаһазлары сатыла торган кибетләрдән, якын киләчәктә элемтә бүлекләреннән дә алырга мөмкин булачак",- дип ышандыра ЮХИДИ идарәсенең матбугат үзәге хезмәткәрләре.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев