Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Ютазыда куркыныч авария булу сәбәпле 3 кеше авыр хәлдә хастаханәгә эләгә

7 мартта Ютазы районы Югары Стәрле - Уруссу юлының 23 чакрымында «Шевроле Нива» һәм «Лада Калина» бәрелеште. 4 кеше җәрәхәт алды. Шуларның өчесе авыр хәлдә хастаханәгә җибәрелде. //Татар-информ// Яңа Каразирек авылыннан 46 яшьлек хатын-кыз ком хәлендә, ябык баш мие җәрәхәте алган, оча сөяге сынган. Туймазы шәһәреннән 52 яшьлек ир-атта да...

7 мартта Ютазы районы Югары Стәрле - Уруссу юлының 23 чакрымында «Шевроле Нива» һәм «Лада Калина» бәрелеште. 4 кеше җәрәхәт алды. Шуларның өчесе авыр хәлдә хастаханәгә җибәрелде. //Татар-информ//

Яңа Каразирек авылыннан 46 яшьлек хатын-кыз ком хәлендә, ябык баш мие җәрәхәте алган, оча сөяге сынган. Туймазы шәһәреннән 52 яшьлек ир-атта да шундый ук диагнозлар, ул үз аңында. Туймазы шәһәреннән тагын бер ир-ат ачык баш мие җәрәхәте алган, маңгае ертылган, берничә кабырга сөяге сынган. Барысы да Бөгелмә шәһәренең больницасына җибәрелде.

Юл һәлакәтендә Югары Стәрледән тагын бер кеше зыян күрде, әмма аны больницага озату кирәк булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев