Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Зәй һәлакәтенең беренчел сәбәпләре билгеле булды

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, автобусның тизлеге арттырылган булган. Узган ялда булган Зәй һәлакәтенең беренчел сәбәпләре билгеле булды.Татарстан Министрлар Кабинетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт комиссиясе утырышында беренчел сәбәпләре әйтелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Добряков мәгълүматлары буенча, һәлакәт вакытында автобус тизлеге сәгатенә 70 километр...

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, автобусның тизлеге арттырылган булган.

Узган ялда булган Зәй һәлакәтенең беренчел сәбәпләре билгеле булды.Татарстан Министрлар Кабинетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт комиссиясе утырышында беренчел сәбәпләре әйтелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Добряков мәгълүматлары буенча, һәлакәт вакытында автобус тизлеге сәгатенә 70 километр урынына 87 километр булган. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүченең арыган булуын да кире какмый. Тольяттидан чыккан килеш шул машина йөртүче руль артында булган, дип шаһитлар сүзләре китерелә.

Болардавн тыш, Сергей Добряков якын арада кешеләрне заказ белән ташу буенча контрольне полицейскийлар алырга тиеш, дип белдерә.
Тикшерү фаҗиганы ачыклау эшен дәвам итә.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижевскига бара торган пассажир автобусы 2 июльдә төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. "Неоплан" һәм "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешеп 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев