Зәй янында зур юл-транспорт һәлакәте булган
Зәй тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Анда "МАН" һәм "КАМАЗ" йөк автомобильләре, шулай ук "Лада Гранта" җиңел автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Һәлакәтенең фотолары социаль челтәрләрдә пәйда булды. Беренчел мәгълүматларга караганда, юл фаҗигасендә сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар. "КАМАЗ"...
Зәй тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Анда "МАН" һәм "КАМАЗ" йөк автомобильләре, шулай ук "Лада Гранта" җиңел автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Һәлакәтенең фотолары социаль челтәрләрдә пәйда булды. Беренчел мәгълүматларга караганда, юл фаҗигасендә сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар. "КАМАЗ" машинасының 21 яшьлек йөртүчесе хастаханәгә озатылган.
"МАН" машинасына торбалар төялгән булса, "КАМАЗ"ның кырда җыелган шикәр чөгендерен алып барышы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев