Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Зәй янында йөк һәм ике җиңел машина бәрелешеп, кешеләр зыян күргән

Татарстанда Зәй янында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өч машина бәрелешү турындагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына 18 сәгать 43 минутта алынган.

Фура һәм ике җиңел машина Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында бәрелешкән. Һәлакәттә ике кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.

Фотоларга караганда, машиналарның берсе металл өеменә әйләнгән.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев