“Очкын” балалар оешмасы
Замана зурлар алдына гына түгел, безнең кебек югары сыйныфларда укучы балалар өчен
дә катлаулы һәм колачлы бурычлар куя. Һәр өлкәдә тирән мәгълүматлы булу гына җитми, ә
бәлки белемебезне, сәләтебезне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә кирәк. Без туган
мәктәбебездә сыйфатлы белем алу белән генә чикләнеп калмыйча, үзебезне һәрьяклап үстерәбез.
Физик һәм әхлакый сәламәтлегебезне ныгыту, милли, рухи, гражданлык һәм патриотик юнәлештә
чыныгу, мөстәкыйль шәхес буларак формалашуда мәктәптә эшләп килүче “Очкын” укучылар
оешмасы эшчәнлегенең роле зур.