Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

“Гаилә ул – җылы учак”

17 мая 2021, 14:18

2926

0

0

15 май көнне, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыкара гаилә көненә багышланган “Кош канаты белән - гаилә татулыгы белән көчле” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып үтте.

Иң элек, бәйрәмгә килгән балаларны, аларның әти-әниләрен һәм әби-бабайларын Халыкара гаилә көне белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.

"Безнең тормышта бәйрәмнәр, күренекле даталар бик күп. Әмма шулар арасында Халыкара гаилә көне күренекле урын алып тора. Гаилә – ул безнең иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә ул – җылы учак. Бары әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Гаилә учагы җылырак булган саен дәүләт тә, җәмгыять тә нык була. Әти-әни гаиләнең тоткасы, балалар – көзгесе. Безнең - һәркайсыбызның кайтып егылырлык җылы учагы, сыеныр урыны булсын!" – диде үзенең чыгышында әлеге бәйрәмгә зур әһәмият биреп.

Бәйрәмне февраль-март айларында районыбызда үткән “Нәни энҗеләр” чарасында катнашучылар чыгышы бизәде. Чарада 6 яшьтән 8 яшькә кадәр булган 27 бала катнашкан. Шулардан Теләчедән Ильяс Сәхәбиев (гаиләсе белән), Олы Мәтәскәдән Камил Хисаметдинов (әнисе Гөлфинә ханым белән), Сәйдә Фәсхетдинова, Рәсүл Әхмәтҗанов, Балыклы авылыннан Алсинә Кәримова, Субаштан Регина Павлова, Теләчедән Ильяс Мараков, Зифа Абдуллина, Риназ Ибраһимов, Олы Кибәхуҗа авылыннан Мәдинә Мөлекова белән Зәлинә Ситдыйковаларның чыгышлары аеруча зур алкышлары күмде. Теләчедән Якуповлар гаиләсе, Резеда Сафина, “Сюрприз”, “Весна” бию төркемнәренең дә чыгышы бәйрәмнең олы бизәге булды.

Чыгышлар тәмам булгач, “Нәни энҗеләр” чарасында катнашучы балаларның һәркайсы бүләккә лаек булды. “Идеальная пара” кибетләр челтәре (җитәкчесе Алсу Нәҗметдинова) иганәсенә булдырылган истәлек бүләкләрен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды. 

Бүләк дигәннән, быел районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тула. Шул уңайдан әлеге бәйрәмдә 29 апрель көнне районда 30 нчы бала дөньяга килгән Теләчедә яшәүче Шәрәфиевлар гаиләсе бала арбасы белән бүләкләнде.

Азактан, бәйрәм чарасын милли төсмерләргә бизәп, аһәңле итеп алып барган Бөтендөнья татар Когрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина һәр гаиләгә бәхет, иминлек теләде. “Нинди генә хәлләрдә гаилә ныклыгын саклыйк, туганнарыбыз һәм якыннарыбызның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белик, йортыбызда өмет, ышаныч булдырыйк һәм мәхәббәткә изге итеп карыйк!” – дип мөрәҗәгать итте ул бәйрәмгә килүчеләргә.

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X